news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Гатин тарих беркемгә дә кирәк түгел дип саный

Тарих фәннәре кандидаты Марат Гатин сүзләренчә, тарихны балалар бердәм дәүләт имтиханы бирер өчен генә укыйлар.

Марат Гатин тарих беркемгә дә кирәк түгел дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) Федераль Университеты доценты Марат Гатин сүзләренчә, тарих беркемгә дә кирәк түгел. Тарихны балалар бердәм дәүләт имтиханы биреп, университетка керер өчен генә укыйлар, диде ул “Татар хакимлеге: җәбер” Түгәрәк өстәлендә.

Түгәрәк өстәл бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү үзәгендә үтте.

Марат Гатин сүзләренчә, тарих дәресләре – югары уку йортына керү инструменты. “Балалар тарихны университетка, мәсәлән, юридик факультетка керер өчен генә укыйлар. Башка кешене тарих кызыксындырмый”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot