news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Гатин: Соңгы елларда хатын-кызларның роле үсә бара

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә III «Татар абыстайлары форумы» узды. Форумда Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин да катнашты һәм бүгенге көндә хатын-кызларның роле турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Марат Гатин: Соңгы елларда хатын-кызларның роле үсә бара
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Хатын-кыз – һәрвакыт ир-атның терәге. Минем тагын да билгеләп әйтәсем килә, соңгы елларда хатын-кызларның роле үсә бара. Бу – бик әйбәт. Чөнки җаваплылык ягыннан хатын-кызлар ир-атларга караганда күпкә җаваплырак, бу – минем шәхси тәҗрибәм. Укыган вакытта ук чагыштырып карасак, егетләр укуга бик җитди карамый, килә-китә, кызлар исә башыннан ахырына кадәр укый, кызыл диплом алып чыгып китә. Хатын-кызлар, үз максатларыма ирешәм дип, туры бара.

Сезгә бик зур рәхмәт, төрле төбәкләрдән әлеге корылтайга җыелдыгыз, һәрберегез үз җирлегендә кирәкле, мөһим хезмәт куя. Һәрберегез – күпкырлы шәхес, Аллаһы Тәгалә сезгә әлеге олы хезмәтегездә һәрвакыт ярдәм итсен. Без сезгә таянабыз, гаиләдә дә ир-атлар хатын-кызларга таяна, эштә дә, «кругом сез». Уңышлар сезгә!» – ди ул.

III «Татар абыстайлары форумы»нда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot