Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Гатин: Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясында бәхәссез абруйга ия
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясында бәхәссез абруйга ия, аны Россиянең төп лидерларыннан берсе буларак кабул итәләр. Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясында бәхәссез абруйга ия. Чит ил партнерлары аны Россиянең әйдәп баручы лидерларыннан берсе буларак кабул итә, бу карарларны турыдан-туры, югары дәрәҗәдә кабул итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан Рәисе исемен телгә алу белән кабинет ишекләре ачыла, нәтиҗәдә реаль проектлар барлыкка килә, килешүләр төзелә һәм халыкара элемтәләр җайга салына», - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2014 елдан бирле җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз