Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Гатин: Россия һәм Ислам дөньясы арасында тирән тарихи элемтәләр бар
Россия белән Ислам дөньясының тирән тарихи элемтәләре һәм хезмәттәшлек өчен зур перспективалары бар. Бу хакта гарәп журналистлары белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мәсьәләләре белән җитәкчелек итүче ярдәмчесе Марат Гатин белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Россия белән Ислам дөньясының тирән тарихи тамырлары бар. Безне меңләгән еллар дәвамында дуслык элемтәләре бәйли. Россиягә Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче статусы бирелү тарихи вакыйга булды. Шуннан соң «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме оештырылды. Киләсе елда ул 20 еллыгын бәйрәм итәчәк», - диде ул.
Төркемнең максат һәм бурычлары итеп Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән элемтәләрен үстерү, ныгыту һәм киңәйтү билгеләнде, дип искәртте Гатин.
Төркемнең утырышлары төрле елларда Мәскәү, Казан, Истанбул, Җәддә һәм Әл-Күвәйт шәһәрләрендә узды.
«Үз дәүләтләре билгеләгән экспертлар бу утырышларда актуаль мәсьәләләр турында фикер алыша һәм алдагы гамәлләр буенча мөһим карарлар кабул итә», – дип ассызыклады ул.
Гатин сүзләренчә, стратегик караш төркеме медиаберләшмә белән дә зур эш алып бара. Ул бу сүзләрдән соң журналистларны мессенджерда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре һәм Россия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре аралаша торган төркемгә кушылырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз