news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Гатин: Киләсе үсеш ноктасы Африкада булачак

Марат Гатин: Киләсе үсеш ноктасы Африкада булачак
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Россия ягы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә Африка илләренең вәкиллеген арттырырга тели. Бу хакта «Татар-информ»га Буркина-Фасоның Мәскәүдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аристид Рапугдондба Людовик Тапсобаның Казанга сәфәре вакытында Марат Гатин сөйләде.

«Без әлегә Африка континентында бик яхшы тәкъдим ителмәгәнбез. Без Төньяк Африка белән эшлибез, аларның күбесе – гарәп илләре: Мисыр, Марокко, Алжир, Ливия. Төркемдә бу илләрнең һәркайсыннан әгъзалар бар. Әмма «Кара Африка»ны алсак, төркемдә бары тик Сенегал гына бар. Башка Африка илләре юк. Без аларның төркемдәге вәкиллеген арттырырга телибез. Гомумән, Африка континенты бүгенге көндә безнең ил өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен дә актуальләшә бара», – диде Марат Гатин.

Буркина-Фасоның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аристид Рапугдондба Людовик Тапсоба бүген «Әкият» татар дәүләт курчак театрында булды. Анда «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале кысаларында Малиның «Маленький Сиу» спектакле күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot