news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Гатин гаиләсе белән бергә сайлауларда тавыш бирде

Марат Гатин гаиләсе белән бергә сайлауларда тавыш бирде
Фото: Марат Гатинның шәхси архивыннан

«Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин тавыш бирүнең беренче көнендә Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Сайлау участогына ул эш көне башланганчы ук гаиләсе белән килде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Сайлаулар – ул гади генә чара түгел. Бу – һәр гражданинның ил, регион һәм шәһәр үсешенә йогынтысын ясый ала торган мизгеле. Бүген Дәүләт Думасына тавыш бирүнең беренче көне, һәм без гаиләбез белән эш башланганчы килеп, үзебез теләгән кандидатларны сайладык», – дип сөйләде Марат Гатин.

Стратегик караш төркеменең хәзерге вакытта чит илдә булган хезмәткәрләре Мисырдагы Россия Илчелегендә тавыш бирергә ниятли. Татарстан делегациясе Каһирәдә сәфәрдә, алар үзенчәлекле мөмкинлекләре булган кешеләрнең «Аулядна» («Безнең балалар») халыкара сәнгать форумының унынчы сессиясендә катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot