news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Гатауллин "Профессор А.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе" баш табибы итеп билгеләнде

Ул - FISU халыкара медицина комиссиясе әгъзасы, РФ сәламәтлек саклау отличнигы, ТРның атказанган табибы

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Марат Гатауллин "Профессор А.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе" баш табибы итеп билгеләнде.

2012-2014 елларда Казан Сәламәтлек саклау идарәсе итәкчесе урынбасары булып эшләгән дәвердә ул шәһәрнең дәвалау-профилактик учреждениеләрен матди-техник тәэмин итү, медицина эшчәнлеген лицензияләү, медицина маркетингы, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы юнәлешләрен керттергән. 2010 елның гыйнварыннан 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына медицина һәм санитар-эпидемиология тәэмин итү әзерлеген башкарган. Уенга әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында медицина хезмәте эшчәнлеген координацияләгән.

Марат Гатауллин  - FISU халыкара медицина комиссиясе әгъзасы, РФ сәламәтлек саклау отличнигы, ТРның атказанган табибы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100