news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Ганиев Казан аэропортына бирү өчен Тукай бердәнбер лаек исем дип саный

"Казан" халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү Франция аэропортына Шарль-де-Голль исемен бирүгә тиң булачак, ди ул.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Татарстанның Иҗтимагый палата әгъзасы Марат Ганиев "Казан" халыкара аэропортына бирү өчен Габдулла Тукай бердәнбер лаек исем дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте. 

“Исемлектә Тукайны күргәч, башкаларына игътибар да итмәдем. Тукай татар әдәбиятына һәм хәзерге әдәбиятка нигез салучы бөек шагыйрь”, - диде ул.

“Аэропортка бөек шагыйребез исемен бирсәк, шәһәр үзәгендәге таш һәм бронзадан эшләнгән һәйкәл ише генә булмаячак, ул күпкә дәрәҗәлерәк, лаеклырак булачак”, - диде Марат Ганиев.

Марат Ганиев аэропортка Тукай исемен бирү туристларда татар тормышы белән кызыксыну уятыр дип исәпли. “Туристларның Тукай иҗаты белән танышасы килер. Алар татар әдәбияте, мәдәнияте белән кызыксына башлар”, - диде ул.

"Казан" халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү Франция аэропортына Шарль-де-Голль исемен бирүгә тиң булачак, дип исәпли Марат Ганиев. 

  • Шарль Андре де Голль — хәрби генерал һәм танылган дәүләт эшлеклесе, Франция президенты булган. XX гасырның иң дәрәҗәле сәясәтчеләренең берсе. 1974 елда Франция аэропортына Шарль-де-Голль исеме бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100