news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Галимов: Башкарылу урынына карап, дәртле җырлар да, «өч тиенлек» җырлар да кирәк

Җырчы Марат Галимов күптән түгел Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды. Ул бүгенге көндәге җыр сәнгате турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Марат Галимов: Башкарылу урынына карап, дәртле җырлар да, «өч тиенлек» җырлар да кирәк
Фото: «Татар-информ»

- Бөтен артист та заллар җыеп йөрми. Бер 10 процент артист кына заллар җыямы икән бүген? Ә калганнарга туй-юбилейларда җырлап йөрергә туры килә. Шуңа күрә, башкарылу урынына карап, дәртле җырлар да, «өч тиенлек» җырлар да кирәк. Кайвакыт мәгънәсе булмаган җырлар да кирәк. Мәсәлән, туйда утырганда кич буе «Керим әле урманнарга» дип җырласалар, үзегез үк: «Братан, обновись, спой че-нибудь веселое», – дип әйтәчәксез. Шуңа күрә халыкны сүгеп булмый. Без дә шул ук халык, шул ук тән, шул ук камыр, шул ук кан. Бу дөньяга яраклашырга, акча эшләргә, гаиләне ашатырга кирәк. Бер кешене дә сүкмим!

Әмма минем дә принципларым бар: начарлыкка, кяферлеккә, Аллаһы Тәгаләгә каршы килә торган мәгънәдәге җырларны җырламыйм һәм иҗат итмим. Андый текстлар килә. Авторларына: «Миңа мондый әйбер кирәк түгел», – дип әйтәм. «Шампан шәрабен күтәрик, дуслар», – дип җырлар ишетмәссез миннән. Иртән мулла булып, кичкә аракы эчеп утырудан Аллам сакласын. Икейөзлелек – бик куркыныч әйбер ул, – ди ул.

Марат Галимов белән «»Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100