news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Галиев: “Юллар төзелешенә юнәлдерелгән өстәмә табышлар киләсе ел бюджетының төп структурасына кертелергә тиеш”

Марат Галиев: “Юллар төзелешенә юнәлдерелгән өстәмә табышлар киләсе ел бюджетының төп структурасына кертелергә тиеш”

(Саба, 31 октябрь, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияәр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев фикеренчә, юллар төзелешенә юнәлдерелгән киләсе ел республика бюджетына өстәмә табышларны республиканың төп финанс документын ахыргы укылышта кабул иткәнче кертергә кирәк.

Әлеге фикерне ул бүген Саба районында үткән комитетның күчмә утырышы барышында җиткерде. Депутат районның күп кенә юл предприятиеләренең матди базасы торышына карата борчылу белдерде. “Без юл төзелеше актив алып барыла торган районны махсус сайладык. Шуңа да карамастан, аларны тәэмин итүдә кайбер проблемалар бар”, - дип ассызыклады парламентарий.

Марат Галиев узган елда республикада асфальт салынмаган 1541 авыл булуга игътибарны юнәлтте. Бу якынча бәясе 35,9 миллиард сум булган 4,5 мең километр автомобиль юллары. Юл төзелеше программасы нигезендә, республика буенча 2011 елга кадәр Татарстанның 434 торак пунктына илтүче юлларга асфальт түшәргә кирәк. Ягъни, ел саен 87 торак пунктка. Бу ел саен гомуми бәясе 1,73 миллиард сум булган 217 километр юл төзүне күз алдында тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot