news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Галиев: Татарстан банкларының лицензиясен алу – драма, әмма трагедия түгел

Татарстан Дәүләт советы депутаты белдерүенчә, республика икътисады тотрыклы эшләп килә, кризис җиңеләчәк.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитетның рәисе урынбасары Марат Галиев «События» газетасына биргән интервьюсында республика банк секторында килеп чыккан хәлне драма дип атады. Ләкин хәл никадәр авыр булса да, бу трагедия түгеллеген ассызыклады.

"Өч банк белән килеп чыккан бүгенге хәл – драма. Ләкин трагедия түгел. Моннан да начаррак вакытлар булганы хәтеремдә. Финанс югалтуына караганда, дәрәҗәне югалту авыррак, чөнки аны озак торгызырга кирәк булачак. Ләкин бу куркуга төшүгә сәбәпче булыр дип уйламыйм. Республика икътисады, гомумән алганда, тотрыклы эшләп килә, димәк моны да башкарып чыгарбыз. Әлбәттә, күп эшмәкәрләр өчен бу авыр сынау. Гәрчә һәрберсенең үз очрагы. Кемгәдер 10 миллион – вак-төяк саналса, икенчегә – зур сынау, өченче өчен үлемгә тиң. Кайберәүләргә барысын да яңадан башларга туры киләчәк. Тормыш шулай корылган. Үсеш булмаган очраклар да килеп чыга", - дигән ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot