Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Галиев: “Республикада энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә”
Бүген ТР Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында “Татарстан Республикасының 2006-2020 елларга ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” ТР Законы үтәлешен тикшерелде
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында ТР Энергетика министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь-торак хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында 2007 елның 13 гыйваренда гамәлгә кергән “Татарстан Республикасының 2006-2020 елларга ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” ТР Законы үтәлешен тикшерелде.
ТР Энергетика министры урынбасары Фәрит Туктаров сүзләренә караганда, эчке тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлыгы 10 ел эчендә 40 процентка кимегән.
Комитет рәисе Марат Галиев билгеләп үткәнчә, республикада энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалык тармагында мәсьәлә актуаль. Шуңа күрә әлеге программаны тормышка ашыруга күзәтчелек итү мөһим.
Фәрит Туктаров сүзләренә караганда, Татарстан энергия нәтиҗәлелеген арттыруга юл алган Россия төбәкләренең беренчеләреннән санала. “Әле 1998 елда ук энергия саклау турында республика законы кабул ителде. Ул ягулык-энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану өлкәсендә системалы эшкә нигез салды. Чынлап караганда, нәкъ менә шушы елда энергия саклау республика икътисадының өстенлекле юнәлеше дип игълан ителә”, - диде министр урынбасары.
Аннан соң Татарстан Республикасының 2006-2020 елларга ягулык-энергетика комплексын үстерү программасы кабул ителде. Ул, эчке тулаем төбәк продукты үсешен тәмин итү һәм республика халкы тормышын яхшырту өчен, табигый ягулык-энергия ресурсларын һәм энергетика секторын нәтиҗәле файдалануны максат итеп куя.
Фәрит Туктаров билгеләп үткәнчә, 2011 елда сәнәгатьтә энергия сыйдырышлылыгы уртача 2,7 процентка кимиячәк. Гомумән алганда, республикада энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләрендә планлы эш алып барыла.
Депутатлар, фикер алышуга нәтиҗә ясап, комитетның әлеге мәсьәләгә караган карарын кабул итте. Марат Галиев билгеләп үткәнчә, көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә - җитдиләрдән. “Бу юнәлештә беренче адымнар ясалды, нәтиҗә дә бар. Әмма энергия нәтиҗәлегеген күтәрү мәсьәләләрендә тагын да системалырак эшчәнлек кирәк”, - диде ул.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз