Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Галиев: Конституция – дәүләт төзелеше нигезендә төп кирпеч ул
ТР Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, Татарстан Конституциянең эшкә сәләтле конструкциясен төзүгә иреште.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Конституциянең эшкә сәләтле конструкциясен төзүгә иреште. Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев журналистларга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Шунысын да искәртик: 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тула.
Әлеге вакыйгаларда катнашкан Марат Галиев Төп законның маддәләре турында фикер алышуларның ничек узуы, аны әзерләүдә кемнәрнең катнашуы һәм Конституциянең әһәмияте хакында сөйләде.
«Конституция – дәүләт төзелеше нигезендә төп кирпеч ул», - дип билгеләп үтте Татарстан парламентарие.
«Халыкара хокукка тәңгәл килүче һәм хәзер дә туры килә торган гражданнарның хокуклары аның нигезендә ята. Без аларны үзебез эшләдек һәм моның кыйммәте дә шунда. Моннан алдагы барлык Конституцияләр дә ничектер «өстән» төшерелә иде. Ә биредә Татарстан үз инициативасы белән Конституциянең эшкә сәләтле конструкциясен төзүгә иреште. Һәм ул бер елдан соң кабул ителгән Россия Конституциясе белән каршылыкка кермәде», - диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз