Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Галиев: “Инновацион үсеш илнең конкурентлыкка сәләтле булуын аңлата”
“Россиядә эчке тулаем продуктта инновацион эшләнмәләрнең күләме - 6, үсеш алган илләрдә 40-60 процент тәшкил итә”, - диде парламент комитеты рәисе
(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Икътисади үсеш мәсьәләләре көн үзәгенә беренче тапкыр гына чыгарылмый. Җитмешенче елларда фәнни-техник прогресс, аннан интенсив үсеш тибы дигән төшенчәләр кулланышта йөрде. Үзгәртеп кору башлангач, инновацияләр проблемасы онытылды”, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советында “Республикада инновацион эшчәнлек: аны законнар белән тәэмин итү проблемалары һәм перспективалары” дигән темага узган матбугат очрашуында парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев.
Ул үз чыгышында Россиянең киләчәге инновацияләрдә икәнлеген ассызыклап, РФ Президенты Дмитрий Медведевның: “Әгәр дә инновацион үсеш юлына басмаса, Россия тупикка килеп керәчәк” дигән сүзләрен китерде. Хәзерге вакытта саннарга күз салсак, бу өлкәдә хәлләр болайрак тора: безнең илдә эчке тулаем продуктта инновацион эшләнмәләрнең күләме 6 процент тәшкил итә, үсеш алган илләрдә әлеге күрсәткеч 40-60 процентка җитә. Россия компанияләренең тикшеренү эшләренә тоткан чыгымы 6 процент кына булса, Европада ул - 65 процент. М. Галиев сүзләренчә, бигрәк икътисади кризис чорында чит илләрдә инновацион эшчәнлеккә зур игътибар бирелә.
Илдә инновацион сәясәт алып баруның кирәклеге бәхәссез. Әмма, Дмитрий Медведев әйткәнчә, яңа инновацион сәясәтне ялгыз гына алып барып булмый. Ягъни читтән дә белгечләр җәлеп итү сорала. Ә моның өчен саллы законнарның булуы зарур. РФ Дәүләт Думасында гамәлдәге законнарга ясалган “ревизия” моның киресен раслый. Ниндидер законнар бар, әмма алар беркайчан бер комплекста каралмаган, инновацион эшчәнлекне өстенлекле юнәлеш итеп карамаган.
“Инновацион үсеш илнең конкурентлыкка сәләтле булуын аңлата”, - дип белдерде комитет рәисе. Татарстанга килгәндә, конкурентлыкка сәләтлелек мәсьәләләре республикада 90 нчы еллар уртасында карала башлый. Бу максаттан Гарвард университетыннан белгечләр чакырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда инновацион технологияләр өчен инфраструктура төзелгән: “Идея” технопаркы, “Химград” технополисы эшләп килә. “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте нефть чыгаруда яңа инновацион алымнар куллана. “Ресурслар бик тиз арада кулланылып бетә. Шуңа күрә инновацион технологияләрне үстерү кирәк”, - диде комитет рәисе.
Марат Галиев инновацион технологияләрнең перспективалары турында сөйләп, республикадагы “Идея” технопаркы һәм АКШның Нью-Йорк штатындагы СУНИ нанокөллияте арасында төзелгән килешү нигезендә, хезмәттәшлек алып барылачагын хәбәр итте. “Нанотехнолоягиләр чикләрне белми”, - дип белдерде ул. Шулай ук Идел буе федераль университетына зур өметләр баглады, Казан дәүләт технология университетында нанотехнологияләр буенча белгечләр әзерләү зарурлыгына игътибарны юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз