news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Галиев: «Без яңа Социаль-икътисади үсеш программасының нәтиҗәләре уңай булыр дип уйлыйбыз”

«Программада бирелгән фаразлар буш урыннан алып язылмый. Алар узган еллардагы исәпләүдән, үсеш динамикасыннан чыгып һәм башка параметрларга нигезләнеп ясала», - диде депутат

 (Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бу атнада ТР Дәүләт Советы депутатлары комитетларда 2011-2015 елларга ТРның Социаль-икътисади үсеш программасын карауны тәмамлады. Әлеге программа белән бәйле закон проекты ТР Дәүләт Советының киләсе сессиясендә беренче укылышта каралачак.
Бүген әлеге программа турындагы фикерләре белән парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев уртаклашты. «Без әлеге программаның нәтиҗәләре уңай булыр дип уйлыйбыз», - диде ул.
Билгеле булганча, алдагы 5 елга ТР социаль-икътисади үсеше турындагы чираттагы программаның төп нәтиҗәсе Татарстан икътисадының динамик үсешенә нигезләнеп, республика халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрү булырга тиеш.
Алдагы 5 елда Татарстанда җан башына туры килгән тулай төбәк продукты күләмен кимендә - 35 мең долларга, эшкәртү секторының республика икътисадындагы өлешен кимендә - 25 процентка, инновацион продукциянең сәнәгатьтә гомуми җитештерү күләмендәге өлешен кимендә - 30 процентка, республика икътисадында кече һәм урта бизнесның өлешен - 34 процентка, уртача гомер озынлыгын - 74, 1 яшькә, уртача хезмәт хакы күләмен кимендә – 40 мең сумга, бер кешегә торак мәйданы күләмен 26,5 кв. метрга җиткерү бурычы куела. «Программада бирелгән фаразлар буш урыннан алып язылмый. Алар узган еллардагы исәпләүдән, үсеш динамикасыннан чыгып һәм башка параметрларга нигезләнеп ясала», - диде депутат.
Марат Галиев фикеренчә, хәзер дөньяда табыш алу гына түгел, бизнес алып барганда экология таләпләрен үтәү дә алга чыга. Законнар бу мәсьәләдә катгыйлана бара. “Икътисадны экология белән бәйләп алып бару әлеге программада да чагылыш тапкан. Мисалга “ТАНЕКО” проектын алыйк. Ул нефть продуктларын зур күләмдә эшкәртү өчен мөмкинлек бирә, бу үз чиратында, тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юл ача”, - диде ул, нефть эшкәртү белән шөгыльләнү өчен республиканың экология ягыннан бөтен шартлар булуын әйтеп. Аның сүзләренчә, ТАНЕКО нефть эшкәртү күрсәткечен яхшыртырга, 14 млн. тоннага җиткерергә, калдыкларны ике тапкыр киметергә мөмкинлек тудыра.“ТАНЕКО” бөтендөнья икътисады таләпләренә җавап бирә”, - диде комитет рәисе.
Комитетларда фикер алышу вакытында программаның социаль блогы депутатларда бик күп сораулар тудырган иде. Аларны бигрәк тә уртача хезмәт хакын 40 мең сумга кадәр җиткерү, аның сатып алу мөмкинлекләренә ни дәрәҗәдә йогынты ясый алуы белән бәйле мәсьәлә кызыксындырды.
Социаль сәясәт комитеты депутатлары Программада РФ Президенты Д.Медведевның Федераль Җыенга Юлламасында өстенлекле юнәлешләр буларак билгеләнгән икътисад һәм җәмгыять үсешенең төп юнәлешләре чагылыш тапмаганлыгын билгеләп үтте. Сүз сәламәтлек саклау системасын үстерү, балачак, күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, балалар бакчаларын җитәрлек күләмдә булдыру проблемаларын чишү, инвалидларның тулы канлы тормышын тәэмин итү турында бара. Парламентарийлар шулай ук ТР Президенты Р.Миңнехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасының балаларны тукландыру индустриясен төзүгә, физкультура һәм спортны үстерүгә, балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыруга кагылышлы нигезнамәләрен тормышка ашыру механизмнарын да күрмәгән.
Программаның икътисад блогы буенча кимчелекләре турында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетларында сөйләштеләр. Депутатлар Программаны тормышка ашыруның бер шарты инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне үстерү икәнлеген билгеләп үтеп, ел саен тарифлар, челтәрләргә кушылган өчен түләүләр, аренда хакы артып торганда, алга куелган бу максатка ирешүнең гаять катлаулы булуын әйтте. Әгәр бу күрсәткечләр берничә елга расланса, инвесторлар республикада күпкә активрак эшләр иде, диде депутатлар.
Программага карата үз фикерен Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты да җиткерде. Алар Программаны мәктәпкәчә белем бирүне үстерү концепциясен, мәдәниятны үстерү стратегиясен эшләү, китап бастрыруга дәүләт ярдәмен күрсәтү һ.б. пунктлар белән тулыландырырга тәкъдим итә. Бу программа белән бәйле закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә, депутатларның теләк-тәкъдимнәрен искә алырга киңәш ителде.
Марат Галиев билгеләп үткәнчә, әлеге программада үсеш тенденцияләре сакланган һәм бу җитә дә. Аның фикеренчә, алдан барысын фаразлап бетереп тә булмый. Комитет рәисе алдагы елларда бу документ кысаларында югары технологияләргә нигезләнгән продукция җитештерүне арттыру, авыл хуҗалыгын, энергетиканы үстерүдә яңа проектларны тормышка ашыру, федераль университетның икътисад буенча берничә фәнни-тикшеренү нәтиҗәләренә ирешү мөмкинлекләрен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100