news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашты

Чүпрәле районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашты
"Туган як"

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбрә ителә.

Мобилизацияләнгәннәрнең район башлыгы белән очрашуы җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Марат Гафаров аларның туклану һәм медикаментлар белән тәэмин ителү мәсьәләләре белән кызыксынды. Очрашу барышында аларга хәрби зонада кирәк булачак әйберләр тапшырылды.

«Сез барыбыз өчен дә үрнәк. Һәр көн, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез чиксез батырлык күрсәтәсез. Сез анда чакта сезнең гаиләләрегезне саклау, алар турында кайгырту – безнең бурыч», - диде Марат Гафаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot