news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Гәрәев үзенең һәм кызының шоу бизнестан китүен әйтте - "Ватаным Татарстан"

"Аларның планын мин дөрес дип санамыйм. Төрле якка тарткалаганчы, китәргә кирәк, дигән фикергә килдем", - ди Гәрәев.

(Казан, 6 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлнара Сабирова). Татар эстрадасында әйдәп баручы “Барс-медиа” Татар Медиа Группасы Директорлар советы рәисе Марат ГӘРӘЕВ бүген “Ватаным Татарстан” газетасына үзенең һәм кызы Динәнең (соңгы бер елда ”Барс-медиа” компаниясе директоры – ред.) әлеге эшчәнлектән тулысынча китүләре турында хәбәр итте. Ул моны акционерлар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга бәйләп аңлата. Марат Гәрәев белән әлеге адымга китергән сәбәпләр турында сөйләштек.

– Сезнең өчен кисәк кебек тоелса да, мин бу адымга озак әзерләндем. Үзем генә түгел, команданы да, компанияне дә әзерләдем, – ди Марат Гәрәев. – Бер ел элек мин, компанияне идарә итүдән читләшеп, эшне кызым Динәгә тапшырган идем инде. Шуңа күрә бу әллә ни зур яңалык та түгел. Тик инде хәзер үземә дә, кызыма да тулысынча шоу-бизнестан китәр вакыт җитте. Бу компаниядә үземнең бурычымны үтәдем дип саныйм. “Барс-медиа” компаниясе 1998 елның 17 мартында ачылган иде. Мин аны, директор буларак, Директорлар советы рәисе буларак барлыгы 21 ел җитәкләдем. 21 ел – шактый зур вакыт. Тормышта үзгәрешләр булырга тиеш.

Компанияне үзем генә төземәдем. Бертуган аебыем Камил Гәрәев белән башлап җибәрдек. Өч акционер идек: без икәү һәм Башкортстаннан тагын бер кеше. Быел Камил абыйга декабрь аенда 60 яшь тулачак. Мин аның шул юбилеена үземнең акцияләремне бүләк итәчәкмен. Аларның бәясе 60 миллион сумга тарта. 60 яшьлек юбилейга бик кулай бүләк дип саныйм. Инде хәзер үк мин дә, Динә дә идарә эшеннән тулысынча читләштек, декабрь аенда менә шул формаль эшләр дә тәмамланачак һәм мин әлеге бизнестан бөтенләй китәчәкмен.

– Марат Мәүлетович, сез – татар эстрадасына нульдән башлап бөтенләй яңа эш алымнарын, коммерцияле җыр төшенчәсен, гомумән, шоу-бизнес дигән төшенчәне керткән кеше. Шулай да иң зур уңышыгыз дип нәрсәне саныйсыз?

– Мин үземнең базар икътисады шартларында эшли ала торган компания төзүем белән горурланам. Компания шул дәвердә дәүләттән бер тиен дә дотация алмыйча үсте, яшәде. Икътисади дөрес карарлар кабул ителгәнлектән, без үзебезне үзебез ашаттык. Мин икътисади яктан бәйсез, беркем алдында бернинди бурычлары булмаган, әзер кадрлар тупланган компания калдырам. Тәүлек буе эшли торган татар телле радио ачтык, татар музыкаль телевидениесен булдырдык, продюсерлык үзәге төзеп, берничә дистә җырчы үстердек. Татар эстрадасы җырчылары өчен дөнья чемпионаты дәрәҗәсендә булган “Татар җыры” брендын, аннары “ТМТВ премиясе” кебек башка танылган лейбллар булдырдык. Аудиокассеталар чыгарудан башлаган идек, бөтен форматларны куллана барып, интернетта сатуга килеп җиттек. Барлыкка килгән бөтен заманча форматларны эшебездә кулландык. “Барс-медиа” – иң заманча, креатив эшчәнлек алып барган, заман таләпләренә җавап биргән контент тудырган компания дип саныйм.

Һәр эшнең нигезендә кешеләр, кадрлар тора. Мин бергә эшләгән кешеләр белән горурланам! Туплаган коллективыма, һәр җырчыга, шул гомер безнең концертларга йөргән, җырларны сатып алып тыңлаган тамашачыларга рәхмәтле! Аерым рәхмәтләрем – Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка. Компания төзелгән көннән алып ул безгә хәерхаһлы мөнәсәбәттә булды, концертларыбызга килде, үзенең фикерләрен җиткерде. Соңгы елларда исә без Рөстәм Миңнеханов белән эшләдек. Ул – көчле җитәкче, базар икътисадын, хуҗалык эшләрен биш бармагы кебек белә. Безнең өлкәне дә аңлаганы һәм ярдәме өчен бик зур рәхмәт аңа.

– Ә 20 елдан соң компаниянең алга таба үсешен күрә идегезме?

– Әлбәттә, минем үземнең күзаллавым бар иде. “Барс-медиа” көчле активларга ия, татар эстрадасын алга таба да үстерер өчен бөтен шартлар бар. Әмма тагын да үстерер өчен стратегик карарлар кабул итәргә кирәк. Кызганыч, без калган акционерлар белән бу уңайдан уртак фикергә килә алмадык. Мин бер төрле фикер йөртәм, алар үсеш стратегиясен башкача күрә. Аларның планын мин дөрес дип санамыйм. Төрле якка тарткалаганчы, китәргә кирәк, дигән фикергә килдем.

– Шул 20 ел эчендә шактый тәнкыйть сүзләре дә ишеттегез…

– Ә башкача ничек?! Шунсыз үсеш тә булмас иде. Тик мин эшләгән эшләрем өчен оялмыйм. Җыр юк, сүзләре начар, әйбәт җырчылар юк, диләр. Миңа ошамаганнары да күп аның! Тик без сайлап алырга мөмкин материал булдырдык. Күп булдырдык! Хәзер менә шуларны чистартыр вакыт җитте. Супермаркетларда да йөзләгән төрдә товар сатыла, шуның арасыннан сайлап аласың бит. Сыйфатлысын сайлыйсың. Хәзер сыйфат өчен эшләү, чистарту-чистарыну кирәк. Минем калган акционерлар белән фикер төрлелеге нигездә менә шуңа бәйле дә инде. Алар, базар үзеннән-үзе үсә, эш үзеннән-үзе эшләнә, дип уйлый. Тик бу – зур хата. Законлы идарә рычаглары кирәк.

Миңа һәрвакыт “Җырда иң мөһиме нәрсә: сүзләреме, көеме?” дигән сорау бирәләр иде. Җавабым: беренче чиратта – икътисад! Икътисад булмаса, сүзләре дә, көе дә, аранжировкасы да юк. Икътисад булмаса, алга этәрүче двигатель булмаячак. Нәрсәнедер үстерү өчен, финанс шартлары тудырылган булырга тиеш. Яшьләрне чыгару, җырлар яздыру, клиплар төшерү, гастрольләр оештыру – болар барысы да акча бит. Татар эстрадасы – бүген үзен үзе туендыра һәм дәүләткә салым түли торган бердәнбер татар индустриясе. Артистлар да, авторлар да, администраторлар да акча эшли ала. Татарча радио, телевидениеләр эшли, керем алалар.

Мин, гомумән, татар эстрада бизнесын идарә итә торган бер орган булырга тиеш дип саныйм. Ул дөрес үсеш алсын өчен, хәзер инде аны идарә итәргә кирәк. Чөнки инде, әйткәнемчә, җырчылар да бик күп, сайлау мөмкинлеге дә бик зур, хәзер аны системага салырга, сан гына түгел, сыйфат өчен дә эшләргә кирәк. Моның өчен дәүләт белән кулга кул тотынып эшли торган механизмнар булдырырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда моңа бик зур игътибар бирә башлады. Ниндидер эшләр дә башкарыла, тик механизмнар булдырылмаган әле. Әйе, “Үзгәреш җиле” кебек берничә дәүләт проекты бар. Тик алар бик аз, кечкенә һәм системалы түгел.

– 2017 елның октябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы”на килгәч, татар эстрадасы эшчәнлеген системага салу турында сөйләшү булган иде. Шунда ук хөкүмәт һәм бизнес катнашында бу өлкәдә уртак проект булдыру турында да килешенде. Минем белүемчә, бүген ниндидер эш бара да. Аның язмышы нинди булачак?

– Әйе, чыннан да ул безнең компаниягә килгәч, 1,5 сәгать сөйләштек. Без аңа татар эстрадасында булган проблемалар турында сөйләдек, үзебезнең күзаллавыбызны җиткердек. Татар эстрадасы үсеше өчен дәүләт белән партнерлыкта эшләп була торган берничә тәкъдимебезне әйттек. Президент, бөтен нәрсәдә үсеш өчен орлык, нигез күрә торган кеше буларак, кайбер фикерләребезне хуплады. Шуның берсе инде тормышка да ашырыла. Яшь талантларны үстерүгә юнәлтелгән әлеге проектка дәүләттән 12,5 миллион сум акча бүленде. Мәдәният министрлыгы белән берлектә без районнарда кастинглар уздырдык. Быел “Татар җыры”ның 20 еллык юбилее. Концертның беренче бүлегендә шунда сайлап алынган 4 яшь җырчыны тәкъдим итәчәкбез. Алар – моңа кадәр беркайда да чыгыш ясамаган кешеләр, яңа тавышлар. Алар үзләре генә дә чыгыш ясаячак, танылган җырчылар белән дуэтлар да җырлаячак. Бүген алар яңа җырлар яздыра, репертуар туплый, костюмнар тектерә. Яшьләр белән стилистлар, композиторлар, аранжировка ясаучылар эшли. Шуннан соң алар белән генераль контракт төзелеп, таныту өстендә эшли башларга тиешләр. Без ничек башка җырчыларны үстердек, болар белән дә шундый ук эш алып барылырга тиеш. Бу – бик җаваплы эш, “Барс-медиа”да калган җтиәкчеләр дә моңа җаваплы карар, дип ышанам.

– Эстрадада үзе бер вакыйгага әйләнгән “Татар җыры” фестивале быел егерменче юбилей концертына әзерләнә иде. Аны әзерләүдә катнашачаксызмы?

– Аның программасы инде төзелгән. Шактый оештыру эшләре дә эшләнгән. Яңа 4 җырчы турында әйттем инде. Калган өлеше соңгы 20 елның 20 иң популяр җырына багышлана. Анда “иң-иң” дип саналган 20 җырчы чыгыш ясаячак. Концерт нон-стоп форматында барачак, алып баручыларга да бик аз гына вакыт бирелә, элеккечә “Алтын барс” сыннарын да аерым тапшырып тормаячакбыз. Тамашада файдалану өчен бик күп видеоматериал төшердек. Кыскасы, әзерлек бара. Гомумән, кайчак минем тормышым “Татар җыры”ннан “Татар җыры”на кадәр тора, дип тә уйлап куям. Аны затлы, сыйфатлы итеп ясауга күп көч китә. Бер “Татар җыры” узу белән, мин инде икенчесенә әзерләнә башлый идем. Кирәк дип тапсалар, киләчәктә дә киңәшләрем белән ярдәм итәрмен. Мондый бренд үсәргә тиеш дип саныйм.

– Кызыгыз Динәнең җитәкче буларак эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез?

– Ул – бик иҗади шәхес. “Татар радиосы” директоры булганда да, соңгы бер елда компания белән тулысынча идарә иткәндә дә, ул шактый эш башкарырга өлгерде. Яшьләр өчен кызыклы күп идеяләрне тормышка ашырды. Компания эчендә минем кулым җитмәгән шактый җитешсезлекләрне бетерде. Тик тәҗрибәсе, идарәче күнекмәләре җитеп бетмәде. Аның гына да гаебе түгел ул. Кызым компания белән идарә иткәндә, мин, әлбәттә, эш барышын карап, күзәтеп тордым. Башка акционерларның ничек итеп аның аша эшкә йогынты ясарга теләүләрен дә күрдем. Моңа түзеп тора алмадым. Базар икътисады шартларына бөтенләй туры килми торган алымнар кулланыла башлады. Минем фикеремчә, алар бөтенләй дөрес түгел.

Минем өчен иң мөһиме – Динәнең бәхетле булуы. Бу һәр ата-ананың балага теләге. Ә хатын-кыз бәхете, ни дисәң дә, гаиләдә инде ул. Без балаларым белән мин 100 процент акционер булган оешмаларда: күчемсез милек, реклама һәм төзелеш материаллары җитештерү бизнесында эшләячәкбез. Анда барыбызга да эш җитәр, Алла теләсә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100