news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Фәйзрахманов Татарстанның яңа финанс министры булды

Марат Фәйзрахманов Татарстанның яңа финанс министры булды
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Радик Гайзатуллин Татарстанның финанс министры вазифасыннан китте. Марат Фәйзрахманов финанс ведомствосының яңа җитәкчесе булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Радик Гайзатуллинның республика финанс министры сыйфатында эшен төгәлләргә карар кылуы турында бүген иртән ТР Министрлар Кабинетындагы традицион атналык киңәшмәдә игълан ителде. Шунда ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа «Дуслык» орденын тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Финанс министрлыгы системасында 20 елдан артык эшләгән Радик Гайзатуллинның югары һөнәри осталыгын билгеләп үтте.

Бүген ТР Рәисе указы белән Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы финанс министры итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100