Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров Зәйдә республика игенчеләрнең төбәкара семинар-киңәшмәсендә катнашты
Алар «Зәй» агросәнәгать паркы икмәк кабул итү пункты, элеватор, шикәр заводында да булды.
(Зәй, 23 июль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Бүген Зәйдә республика игенчеләрнең төбәкара семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Семинарда Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелеге, республиканың 12 районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, җир эшкәртү һәм механикалаштыру буенча консультантлар, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары катнашты.
Марат Җәббаровның Зәйгә беренче мәртәбә эшлекле сәфәр кылуы. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Семинар эше «Зәй» агрофирмасының көзге бодай, арпа, сидераль пар җирләрен, әлеге агрофираның «Нур» бүлекчәсендә чөгендер тәҗрибә участогын караудан башланды.
Тәҗрибә участогында гибрид чөгендер үстерелә. Министр агрофирманың тук башаклы көзге бодай, арпа, сидераль пар җирләрен, сынау участогындагы чөгендер кишәрлекләренә карап сокланды. Алар «Зәй» агросәнәгать паркы икмәк кабул итү пункты, элеватор, шикәр заводында да булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз