news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров язгы чәчүдә алдынгы районнарны атады

Бүгенгә чәчү эшләре 157 мең га җирдә башкарылган.

Марат Җәббаров язгы чәчүдә алдынгы районнарны атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы чәчүдә алдынгы районнарны атады. Чәчү барышы турында ул ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта сөйләде.

Бүгенгә чәчү эшләре 157 мең га җирдә башкарылганын әйтте, бу фаразланган күләмнең 9 проценты.

Министр югары темпларга ия районнарга тукталды. «Зәй хезмәтчәннәре 14 мең 800 га мәйданда чәчкән — 33 процент. Буада чәчү — 27, Азнакайда — 18 процент, Нурлат районында 24 процент тәшкил итә», — дип сөйләде. Алдынгылар исемлегенә Чүпрәле, Чистай игенчеләре дә керә.

Быел чәчүлек мәйданнары 2,8 млн га, бу узган ел дәрәҗәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100