news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Яшьләрне авылга кайтару өчен яхшы хезмәт хакы кирәк

Министр авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары студентларына түләүләр арту мөмкинлеге турында әйтте.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Яхшы хезмәт хакы кирәк. Мәктәп, балалар бакчасы, торак белән генә яшьләрне авылга кайтарып булмый», — диде ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында.

Ул студентларны предприятиеләргә беркетү мәсьәләсенә тукталды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларында белем алган студентларга түләүләр арттырырга мөмкинлеген әйтте. 

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы студентларны кайтаруга тәэсир итәрлек чараларны карый. Министрлыктан студентларга айлык түләүләр, бер тапкыр түләнә торган акчалар бар. Документларны килештерәбез, хәзер бу суммаларны арттырмакчы булабыз. Бу акча уңай тәэсир итәргә мөмкин, торак алырга беренчел взнос та кулланырга мөмкин хәтта», — дип белдерде Марат Җәббаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot