Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Яшь бозау үстерү технологиясен барлык хуҗалыкларга кертү кирәк
«Бу яңа технология кертү түгел, көндәлек системалы эш булырга тиеш», — диде министр.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алты айга кадәрге яшь бозауларны үстерү технологиясен республикадагы барлык хуҗалыкларга кертергә кушты.
«Бу мөһим сорау. Сынау рәвешендә генә дибез, тик районда бер сынау хуҗалыгы гына булырга тиеш түгел. Параллель рәвештә 100 процент дәрәҗәдә барлык хуҗалыкларга кертү кирәк. Бу яңа технология кертү кебек түгел, ә көндәлек системалы эш булырга тиеш», — диде.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бозау үстерү методикасы эшләнгәнен әйтте. «Хәзерге вакытта технология база хуҗалыкларында гамәлгә кертелә, без аның үтәлешен контрольдә тотабыз. Алга таба бөтен республикада гамәлгә ашырылачак», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз