Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Ярминкәләрдә спекулянтлар контрольдә тотылачак
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, шикәр белән спекуляция очраклары булмасын өчен, кайбер сәүдә челтәрләрендә бер кешегә шикәр сату күләме чикле булуын әйтте.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ярминкәләрдә шикәр белән спекуляция очракларын булдырмау өчен контроль оештырылачак.
19 марттан апрель азагына кадәр Татарстанда, шул исәптән Казанның 15 мәйданчыгында, ярминкәләр эшләячәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры марат Җәббаров Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.
«Кайбер сәүдә челтәрләре бер кулга шикәр сату күләмнәрен киметергә карар кылды. Спекулянтлар дип аталучы кешеләр бар, алар күпләп алалар да, кыйбаткарак сатып җибәрәләр. Андый проблема бар. Сәүдә челтәрләрен контрольдә тотабыз, алар күпләп шикәр алучыларны истә дә калдырырга тырыша. Спекуляция ярминкәләрдә дә булмасын дип, контрольдә тотачакбыз», — диде министр.
Марат Җәббаров әйтүенчә, кибет складларында гадәттә товар бер тәүлеклек кенә күләмдә, ә халык күпләп алгач, тарату үзәкләреннән кайтарып өлгермиләр, шуңа кибет киштәләре тиз бушый. Министр сүзләренчә, иске партиядәге шикәр бәяләре артмаган, соңгы партияләренең бәяләре кыйммәтләнгән.
«Бүгенгә социаль структураларны шикәр белән тәэмин итү, ярминкәләргә чыгару өчен запаслар булдырылды. Сәүдә үзәкләренә килгәндә, Зәй шикәр заводы — федераль челтәрләр белән, Буа заводы республика сәүдә челтәрләре белән контрактлар килештергән. Бәяләр бөтен Россиядә билгеле бер темплар буенча үсә», — диде министр.
«Бәяләр үсеше котылгысыз. Арттырмыйча булдыра да алмый предприятиеләр, чөнки кайбер чимал, шул ук ипине алсак та, ингридиентлар чит илдән кайтарыла. Аларны бүген алмаштырырга кирәк, Россиядә дә эзләп таптык ингредиентларны», — дип белдерде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз