Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Уңыш яхшы булыр дип көтелә, иң мөһиме - аны вакытында җыеп алу
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Аксубай районы хуҗалыклары эшенә бәя бирде.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Аксубай районы хуҗалыкларында булды. Комбайнчылар белән очрашуда ул быел уңыш саллы булыр дип көтелүен, төп бурыч — аны вакытында җыеп алу, амбарларга, складларга салу икәнлеген әйтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аксубай районында министр Ильяс Сөләймановның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Быел фермер «150 баш савым сыерга гаилә терлекчелек фермасын үстерү» проекты буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды. Грант акчасына ул роботлаштырылган ферма ачарга планлаштыра.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук районның иң нәтиҗәле авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз