news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләүдә алдынгы һәм артта калган районнарны атады

Министр коронавирус пандемиясе чәчү эшләренә дә, терлек азыгы әзерләүгә дә тискәре йогынты ясамаганын билгеләп узды.

Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләүдә алдынгы һәм артта калган районнарны атады
prav.tatarstan.ru

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада терлек азыгы әзерләүдә алдынгы һәм артта калган районнарны атады. ТР Министрлар Кабинетында брифингта терлек азыгы әзерләү һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә ярдәм чаралары турында сүз барды.

Терлек азыгы әзерләүдә лидерлар итеп, министр төньяк районнарны — Әтнә, Балтач, Саба районнарын атады. «Аларда бу эш җитди бара. Аларда терлек баш саны да күп, шуңа күрә кулай һава торышын көтеп утырып булмый», — диде Марат Җәббаров.

Терлек азыгы әзерләүдә алдынгылардан министр, шулай ук, Тәтеш, Зәй, Нурлат районнарын әйтте.

Артта калган районнардан Җәббаров Яшел Үзән, Әгерҗе, Кама Тамагы, Менделеевск районнарын атады. «Алар бераз соңга кала, алардан эшне бераз тизләтүләрен, активлык булуын телибез. Техника әзерлеге белән бәйле тоткарлыклар да бар», — диде.

Министр коронавирус пандемиясе чәчү эшләренә дә, терлек азыгы әзерләүгә дә тискәре йогынты ясамаганын билгеләп узды. «Апас, Чүпрәледә дә авыру белән бәйле хәлләр булды, ләкин фермаларда эш туктамады. Районнар белән көн саен очрашып сөйләшеп торабыз. Дезинфекция эшләре буенча да. Шулай сакланып эшләсәк, куркыныч янамас дип өметләнәбез. Урыннарда саклану чаралары үтәләдер дип ышанабыз», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100