news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Татарстанда чәчүлекләрне файдалануның нәтиҗәлелеге турында сөйләде

Агросәнәгать комплексы тармагы 3,7 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда чәчүлекләрне файдалануның нәтиҗәлелеге турында республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров Дәүләт программасы кысаларында 2020 елга игенчелек буенча индикаторлар билгеләнүен искәртте. Бу бөртекле культураларның тулай җыемы — 4,1 млн тонна, майлы культуралар — 286 мең тонна, бәрәңге — 1,1 млн тонна. Әлеге индикаторларга агросәнәгать комплексы тармагы 3,7 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.

«Әлеге максатларга ирешү өчен барлык чәчүлек мәйданнарын узган елгы дәрәҗәдә (2,8 млн га) саклап калырга кирәк, шул исәптән бөртеклеләр мәйданы кимендә 1,5 млн га булырга тиеш. Агымдагы елда да без аларны саклап кала алдык, хәзер уңышны арттыру өстендә эшлибез», — диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100