Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Татарстанда быел яңа 35 терлекчелек фермасы кулланышка кертелә
Бу комплекслар өчен Россиянең башка өлкәләре һәм чит илләрдән нәселле таналар сатып алу планлаштырыла.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел 30 мең баш сыерга исәпләнгән 35 терлекчелек фермасы кулланышка кертелә.
Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында хәбәр итте.
Бу комплекслар өчен Россиянең башка өлкәләре һәм чит илләрдән нәселле таналар сатып алу планлаштырыла. Министр былтыр 15 мең баш терлеккә 20 яңа сөтчелек фермасы файдалануга тапшырылганын әйтте. Комплексларны тутыру өчен 17 мең баштан артык тана читтән кертелгән.
«Яңа сөтчелек комплекслары төзелеп, ел саен җитештерүне 2-3 процентка арттыруга ирешелә. Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җитештерүне арттыру өчен көтүлек һәм терлек ашату белән идарә программалары актив кертелә», — диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз