news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: ТАССР 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанам

“Соңгы егерме елда аграр тармакта үсешкә барлык авыл хезмәтчәннәренең көндәлек фидакарь хезмәте бәрабәренә ирешелде”, - диде министр.

Марат Җәббаров: ТАССР 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанам
tatarstan.ru

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмендә беренче тапкыр министр вазифасында чыгыш ясады. “ТАССРның 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанабыз”, - диде ул “Корстон” да Уңыш бәйрәмендә.

“Бүген Татарстан кырларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермаларында армый эшләүчеләрне хөрмәтлибез. Катлаулы, ләкин мөһим хезмәтегез ярдәмендә, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлектә тотрыклы үсеш саклый һәм республика иминлеге өчен хезмәт итә, - диде.

Ул соңгы егерме елда аграр тармакта үсешкә барлык авыл хезмәтчәннәренең көндәлек фидакарь хезмәте бәрабәренә, җитәкчелекнең тармакка күрсәтелгән ярдәме хисабына ирешелгәнен билгеләп узды. “Шушы елларда руль артында Марат Готыф улы (Әхмәтов – экс-министр – Т.И. искәрмәсе) торды. Идарә итү таланты, бай интеллект, перспективаны күрә белүчәнлек шушы нәтиҗәләргә китерде”, - диде.

“Ирешелгәннәрдә туктап калмыйча производстволарның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын яңарту, җитештерелгән продукция сату мөмкинлекләрен киңәйтү, хезмәт кешесе өчен шартларны яхшырту бурычларын куябыз. ТАССР ның 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанабыз”, - диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100