news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачагын әйтте

Татарстанда фермерларның 70-80 процентының даими сатып алучылары бар.

Марат Җәббаров сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачагын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сентябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн онлайн тапшыруында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Казанда һәм республиканың башка эре шәһәрләрендә ярминкәләр эшен якынча 19 сентябрьдән башлап җибәрү планлаштырыла.

«Алар шимбә көннәрендә узачак. Ярминкәләр эшли башлаган вакытта, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен Казанда сатуга чыгару кыен иде. Шәһәр халкы өчен дә ул гадәткә кермәгән хәл иде. Фермернең товар белән килеп, сата алмыйча китүе — аяныч», — диде Марат Җәббаров.

Министр фикеренчә, хәзер фермерлар бернинди каршылыксыз Казанга килеп, үз товарларын сата ала. «Бар продукт та көнкүреш өчен кирәк, барысы да саф һәм табигый», — дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100