news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров савым турында: Орденга чираттагы планка — 400 тонна

Узган елда иң күп сөт Кукмарада савылган.

Марат Җәббаров савым турында: Орденга чираттагы планка — 400 тонна
Владимир Васильев

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмаралылар тәүлегенә 300 тонна сөт саву күрсәткеченә ирешкән. Моның өчен алар «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды. «Орденга чираттагы планка — 400 тонна», — диде ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллегия утырышында.

2019 елда 1 млн 893 мең тонна сөт җитештерелгән. Министр алдынгыларны телгә алды. «Узган елда иң күп сөт күләме Кукмара (100 мең тонна), Балтач (88 мең тонна), Әтнә (81 мең тонна) районнарында. Алар республикадагы барлык сөтнең 20 процентын җитештерде, сыерлар баш саны республикадагы гомуми санның 14 процентын тәшкил итә», — диде ул.

Марат Җәббаров Татарстанда 35,5 мең баш сыерга исәпләнгән 40лап инвестицион проект ниятләнгәнен әйтте. Бу елына өстәмә 150 мең тонна сөт дигән сүз.

Татарстан — Россиядә сөт җитештерү күрсәткече буенча беренче урында.



Галерея: Коллегия Министерства сельского хозяйства и продовольствия РТ
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100