Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Санкцияләр аркасында фермерларга үзебезнең запчастьларны киңәш итәбез
«Россиягә мөнәсәбәттә санкцияләр кертелү белән бәйле рәвештә, базарда авыл хуҗалыгы техникасы, запчастьлар җитмәве күзәтелә», — диде министр.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров санкцияләр аркасында фермерларга һәм аграрийларга үзебезнең ил җитештерүчеләре белән элемтәләрне ныгытырга киңәш итте.
Бу хакта сүз ТР фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXII съездында барды.
«Россиягә мөнәсәбәттә санкцияләр кертелү белән бәйле рәвештә, базарда авыл хуҗалыгы техникасы, запчастьлар җитмәве күзәтелә. Авыл хуҗалыгы секторына чикләүләрнең тискәре йогынтысын киметү өчен, министрлык тарафыннан машиналар һәм җиһазларга үзебезнең илдә җитештерелгән запчастьлар, турында әйтеп киләбез», — диде министр.
Марат Җәббаров әйтүенчә, министрлык фермерлардан проблемалар турында мәгълүмат кабул итә. «Көн саен штаб уздырабыз, анда запчасть, орлыклар, төрле җиһазлар белән тәэминат проблемалары турында мәгълүмат җыябыз. Федераль министрлыклар белән эш бара. Әле бик тыгыз, барысы да көтү режимында», — дип белдерде.
Министр шикәр чөгендере белән шөгыльләнүчеләр аз булмавын, орлыкларга бәяләр артканын искәртте, өстәвенә, поставщиклар 100 процент аванс кертү шартын куя. «Щелково Агрохим» шикәр чөгендере орлыклары булганын әйтте. Без сыйфаты чит ил орлыкларыныкы кебек үк булмавын беләбез, ләкин бу вазгыятьтән чыгу юлы. Кирәк булса, очраштырырбыз. Сузарга кирәкми», — диде.
Марат Җәббаров доллар курсы аркасында терлек азыгына, ашламага, препарат, техникага бәяләр артканын әйтте. «Үз килешүләрегезне карагыз, нәрсә язылганын анализлагыз, көтү режимын кулланырга ярамый, бу сораулар белән шөгыльләнергә кирәк», — дип әйтте. Аның сүзләренчә, нәселле терлек буенча запаслар яхшы, аның өчен борчылу юк. Инкубатор йомыркалары һәм чебешләр буенча сораулар кала. «Көндәлек режимда безгә җиткереп барыгыз», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз