news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Россиядә ашлык дефициты көтелми

Министр сүзләренчә, Россиядә быел 127 млн тонна ашлык уңышы булырга тиеш.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Россия масштабында ашлык дефициты көтелми.

#ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, Россиядә ашлык буенча вазгыять тотрыклы булыр дип көтелә. «Илкүләм иминиятчеләр берлеге ашлыкка бәя артуын фаразламый», — диде ул.

«Россия 127 млн тонна ашлык уңышы алырга тиеш. Былтыр бөртеклеләр уңышы 133 млн тонна иде. Былтыр көньяк регионнар „янган“ иде, быел хәлләре әйбәт», — дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100