Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Республикада шикәр чөгендере орлыкларының 77 проценты кайтарылган
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әйтүенчә, шикәр чөгендере мәйданнары элеккечә сакланачак.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республикада шикәр чөгендере орлыкларының 77 проценты кайтарылган, калганнары буенча эш бара, контрактлар төзелгән.
Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
«Шикәр чөгендере мәйданнарын шул күләмдә саклап калабыз. Алар завод куәтләренә, заводлар эшкәртергә өлгерерлек күләмнәргә туры килә. Уңышлы елларда 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыя идек, бу күләмнәр үзебезне тәэмин итүгә дә, читкә сату өчен дә җитә», — диде министр.
Ул узган елны корылык аркасында шикәр чөгендере уңышы ике мәртәбә ким булганын искәртте.
Марат Җәббаров сүзләренчә, көнбагыш, кукуруз мәсьәләсендә дә килешү бар. «Орлыклары пландагыча кайтып җитәргә тиеш», — дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз