news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров республика халкын Сабан туе бәйрәме белән котлады

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Сабантуйны онлайн күрсәтә.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады.

 «Республикабыз халкын һәм барлык аграрийларны бүгенге Сабантуй бәйрәме белән котлыйсы килә. Аларга ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим. Гаиләләрегездә дә барысы да тәртиптә һәм сау-сәламәт булсыннар. Бергә булыйк, барысы да уңар», — дип котлады Марат Җәббаров.

Хәзерге минутларда «Татар-информ» онлайн-сабантуй күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot