Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров продукция эшкәртү күләмнәрен арттыру бурычы торганын әйтте
«Безнең проблема — ашлыкны тирән эшкәртү. Аның буенча потенциаль инвесторларны көтәбез», — диде министр.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, продукцияне үзебездә эшкәртүне арттырырга кирәк.
«Былтыр үзебездә эшкәртелгән продукция күләме ун процентка артты. Динамика начар түгел. Ярдәм чаралары производствоны стимуллаштыру, куәтләрне, уңышны арттыру өчен бирелә. Эре предприятиеләр белән эш алып барабыз. Куәтләрне арттыру өчен нишләргә дигән сорау тора. Ит, сөт производствосында куәтләр җитәрлек, безнең проблема — ашлыкны тирән эшкәртү. Аның буенча потенциаль инвесторларны көтәбез», — диде министр Хөкүмәт йортында брифингта.
Ул ярма эшкәртү буенча кооперативлар аркылы берничә проект күздә тотылганын әйтте. «Карабодай, башка ярмаларны эшкәртү бурычы тора. Максатчан төстә шөгыльләнәбез», — дип белдерде.
Министр бакчачылык, яшелчәчелек мәйданнарын арттыру өчен ярдәм чаралары буенча лимитлар арттырылачагын белдерде. «Яшелчә һәм бәрәңгене ун процентка күбрәк җитештерү бурычы тора. Мелиорация программасы да ярдәм итә. Ел саен 4-5 мең гектар җир мелиорация программасына кертелә. Мелиорациясез продукция җитештерү авыр булачак», — диде.
Марат Җәббаров яшелчәсаклагычлар да җитәрлек түгеллеген искәртте. «Бүген авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән яшелчәсаклагычларны проектлау эше бара. Тугыз проект буенча быел 20 мең тоннага исәпләнгән корылмалар күздә тотыла. Биш ел дәвамында республикада бу эшне үткәрүне планлаштырабыз», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз