news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Мөслимдә төрле объектларның эшчәнлеге белән танышты

Министр биредә җитештерелүче Т-360-Ш шарнирлы тракторга утырып карады.

Марат Җәббаров Мөслимдә төрле объектларның эшчәнлеге белән танышты
muslumirc.ru/

(Мөслим, 27 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Кичә Мөслимгә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Ул төрле объектларның эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кунаклар Мөслим белән танышуны “Агромастер” җитештерү компаниясеннән башлады. Алар биредә цехлар белән танышты, метал кисүче лазерь станогы һәм немец роботы эшләвен карады. Министр Марат Җәббаров биредә җитештерелүче Т-360-Ш шарнирлы тракторга утырып карады.

Кунаклар Дамир Шәнгәрәев җитәкчелегендәге “Чайка” фермер хуҗалыгында булдылар. Хуҗалык җитәкчесе кунакларны хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук инкубатор һәм йомырка салучы тавыклар урнашкан торакларны карадылар.

Кунаклар район белән танышуны дәвам итеп “Август-Мөслим” агрофирмасының сөт-симертү комплексы төзеләчәк урынга килде. Биредә 2400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән һәм роботлаштырылган сөт саву-симертү комплексы салыначак һәм бүген кунаклар биредә әлеге комплексның беренче ташын салуда катнашты.

Татарстан премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мөслимлеләргә матур эшләр һәм нәтиҗәле хезмәт теләде. “Август” компаниясенең Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре буенча бүлек җитәкчесе Айдар Галәүтдинов та бердәм эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Котлау һәм тәбрикләүләрдән соң М.Җәббаров һәм “Август” компаниясенең Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре буенча бүлек җитәкчесе А.Галәүтдинов комплексның салыначак беренче ташына мәгълүмати такта беркетте. Тантаналы чарадан соң министр Марат Җәббаров очрашуда катнашучы Мөслим районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100