Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров «кызыл зона»га керү куркынычы булган районнарны атады
Ул Чирмешән, Спас, Баулы, Балык Бистәсе районнарына да шелтә белдерде. «Сез үз резервларыгызны тулысынча кулланмыйсыз», — диде.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллегия утырышында алдынгыларны һәм артта калганнарны атады.
Марат Җәббаров Әтнә, Тукай, Саба районнары лидерлар булуын әйтте.
«Ел саен тармакта биш күрсәткеч буенча муниципаль районнар рейтингы төзелә. Берничә район былтыргыга караганда җиде позициягә күтәрелеп, рейтингта өскә менде. Бу Балтач, Арча, Минзәлә районнары. Лаеш, Питрәч районнары позицияләрен йомшартып, „кызыл зона“га керү ихтималы бар», — диде министр.
Ул Чирмешән, Спас, Баулы, Балык Бистәсе районнарына да шелтә белдерде. «Сез үз резервларыгызны тулысынча кулланмыйсыз. Чирмешән районында 1 гектар җиргә акчалата керем 17,2 мең сум, республика буенча уртача күрсәткечтән 2,5 тапкыр кимрәк. Спас районында гектарга керем 18 меңнән артык түгел, гәрчә күршедәге Әлки районында бер гектардан акчалата керем 50 мең тәшкил итә», — диде.
Марат Җәббаров Нурлат, Азнакай, Лениногорск районнары рейтингта берничә позициясен югалтып, кызыл зонага кергәннәрен әйтте. алдагы үсеш турында уйларга кирәклеген искәртте.
«Өч ел эчендә рейтингта үзгәрешсез калып, соңгы позицияләрдә Югары Ослан, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Әлмәт районнары», — диде Җәббаров. Кара исемлектән чыгу өчен тырышмауларын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз