news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров комбайннарны ремонтлауны июль аена төгәлләргә кирәклеген искәртте

Урып-җыю техникасыннан тыш, ындыр табаклары һәм автотранспорт та тәртипкә китерелергә тиеш.

Марат Җәббаров комбайннарны ремонтлауны июль аена төгәлләргә кирәклеген искәртте
Рамил Гали

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары 1 июльгә кадәр урып-җыю техникасын ремонтлауны төгәлләргә тиеш. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Урып-җыю техникасын төзекләндерүне тизләтергә кирәк, бурыч — 1 июльгә кадәр ремонт эшләрен төгәлләү», — дип искәртте Җәббаров. Ул 15 июльгә кадәр махсус комиссия техниканың әзерлеген тикшерәчәген билгеләп үтте. Шул ук вакытта, урып-җыю техникасын ремонтлау өчен 2,1 миллиард сумлык запас частьләр кирәк, ә бүген алар 900 миллион сумлык кына сатып алынган, диде министр.

Аның искәртүенчә, агрофирмалар ел башыннан бирле 1300 тирәсе яңа машина сатып алган. «Темплар узган елга караганда югарырак. Техниканы интенсив яңартуга „Росагролизинг“ның ташламалы программасын гамәлгә ашыру да ярдәм итте», — диде Җәббаров.

«Ашлык суктыру комбайннарын ремонтлау белән бергә, без ындыр табакларын һәм автотранспортны да әзерләргә тиеш. Урып-җыюның темплары ындыр табакларының ашлыкны кабул итү сәләтенә һәм транспорт белән тәэмин ителешкә бәйле булачак», — дип искәртте ул.

Моннан тыш, Марат Җәббаров терлек азыгы җыю техникасын әзерләү темпларын арттырырга һәм Әгерҗе, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Арча, Нурлат районнарында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кушты.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot