news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Казанда яшәүче кыз бала өчен туңдырма фабрикасына сәфәр оештырды

Кыз бала туңдырма фабрикасына барып, балалар да, өлкәннәр дә ярата торган татлы ризыкны ничек җитештерүләрен күрергә хыялланган.

Марат Җәббаров Казанда яшәүче кыз бала өчен  туңдырма фабрикасына сәфәр оештырды
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казаннан 14 яшьлек Мария Белякованың гадәти булмаган хыялын тормышка ашырды. Кыз бала туңдырма фабрикасына барып, балалар да, өлкәннәр дә ярата торган татлы ризыкны ничек җитештерүләрен күрергә хыялланган.

Шушы көннәрдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Славица» туңдырма фабрикасына экскурсия оештырылды. Министрлыкның азык-төлек базары бүлегенең әйдәүче белгече Люция Хәйруллина белән Беляковлар гаиләсе Чаллыга китте. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җитештерү бинасына экскурсиягә керер алдыннан кунакларга махсус кием бирелде. Башта алар туңдырма әзерләү өчен компонентлар әзерләнә торган цехта булдылар һәм анда компьютер контроле астында сөтнең, сөт өстенең һәм шикәр кайнатмасының туңдырма ясау өчен ничек әзерләнүен күрделәр, шулай ук туңдырма җитештерүнең барлык технологик чылбыры стадияләре белән таныштылар.

Туңдырма фабрикасына экскурсиянең азагында яңа гына әзерләнгән туңдырманы тәмләп карадылар. Татлы экскурсия Марияга гына түгел, ә аның әти-әнисенең күңеленә дә бик хуш килде.

 «Шундый искиткеч сәфәр өчен рәхмәт белдерәбез. Кызымның хыялын тормышка ашырган өчен бик зур рәхмәт!», — диде кызның әнисе.

Экскурсия ахырында Мария Беляковага бер сумка туңдырма бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100