Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров Кама Тамагы районында эш сәфәрендә булды
«Кама Тамагының авыл хуҗалыгы вазгыяте уңай якка үзгәрсен өчен без барысын да эшлибез», - диде ул.
(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кама Тамагы районында эш сәфәрендә булды. Авыл хуҗалыгы оешмаларының азык җыюга әзерлеген карау өченче филиалдан башланды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бортаслылар булган техниканы күрсәтте, механизаторларның башкарган эш бәяләре һәм күләме күрсәтелгән паспортлары белән таныштырды. Шундый ук тикшерү Татагролизингның барлык бүлекчәләрендә, «Олы Кариле» АҖендә узды. Министр Айрат Ялалетдиновның йөзем бакчасында, «Кече Мәрәтхуҗа» авыл хуҗалыгы кооперативында, Сөйки сөт комплексында булды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры министрлыкның Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарына игътибарның нык юнәлтелүен билгеләп үтте.
«Җитәкчелек белән, аерым алганда, «Татагролизинг» АҖ директоры Азат Җиһаншин белән тыгыз элемтәдә эшлибез, бу ике район безнең тарафтан күрсәтелгән ярдәмне алып кына калмыйча, аны тулысынча куллансын һәм аның нәтиҗәсе булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз», — дип сөйләде Марат Җәббаров.
«Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы вазгыяте уңай якка үзгәрсен өчен без барысын да эшлибез. Кама Тамагы районында минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, сөт буенча өстәмә финанслау программалары эшли. Һава торышы да, дәүләт ярдәме дә яхшы нәтиҗә бирер һәм Кама Тамагы районнар рейтингында күтәрелер, ә иң мөһиме — кешеләрнең ышанычын һәм авыл хуҗалыгы тармагының абруен кире кайтарыр, дип өметләнәсе килә», диде министр.
Марат Җәббаров җәен балыгын үрчетү буенча төзелә торган заводны карады, «Кече Мәрәтхуҗа» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы мәйданчыгында булды, анда күптән түгел 100 баш мөгезле эре терлек өчен яңа терлекчелек бинасы файдалануга тапшырылды. Сәфәр «Нармонка» ҖЧҖенең икенче филиалында тәмамланды, анда министр эре мөгезле терлекләрне симертү бүлегенең эшен һәм терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз