Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны тоткарламаска киңәш итте
«Куәтле терлек азыгы базасы булмаса, терлекчелек тармагы продукция җитештерүне арттыра алмаячак», — ди министр.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны тоткарламаска киңәш итте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.
Аның сүзләренчә, Мамадыш, Лениногорск, Тәтеш, Арча, Яшел Үзән, Зәй, Әтнә районнары күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабуны төгәлли. «Быел без 500 мең гектарга якын күпьеллык үләннәр мәйданында каты һәм сусыл азык әзерләргә тиеш», — диде министр.
«Куәтле терлек азыгы базасы булмаса, терлекчелек тармагы продукция җитештерүне арттыра алмаячак. Тиешле вакытта чабылган үлән энергиясе ягыннан бөртекле азыкка тиңдәш, шуңа күрә терлек азыгын вакытында әзерләү мөһим. Беренче тапкыр урып-җыюда тоткарлык икенче тапкыр чабуны да чигерәчәк. Без хуҗалыклар белән үләннәрне беренче тапкыр сыйфатлы итеп чабу буенча актив эш алып барабыз», — диде Марат Җәббаров.
Ул күпьеллык үләннәрне чабу өчен кулай вакыт май–июнь башы булуын, берьеллыкларны июль–августта чабарга кирәклеген әйтте. Бу вакытта үсемлекләрдә энергия һәм туклыклы матдәләр җитәрлек тупланган була.
Кышлау өчен бер шартлы башка 30 центнер азык кирәк. Бу 2 млн 750 мең тоннадан артык сенаж, 2 млн 800 мең тоннадан артык силос, 644 мең тонна печән дигән сүз. «Беренче тапкыр чабудан бер шартлы башка 6 центнердан артык азык әзерләргә ниятлибез. Бүген 369 мең га күпьеллык үлән чабылган, 153 мең тонна печән, 1,2 млн тонна сенаж әзерләнгән», — дип белдерде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз