news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Инкубатор йомыркасы буенча проблема күрмибез

Министр әйтүенчә, инкубатор йомыркасын башка илләрдән кертү мәсьәләсе карала.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, кошчылык фабрикаларында инкубатор йомыркасы буенча проблема юк.

«Бүген кошчылык предприятиеләре РФ күрше төбәкләреннән үзен йомырка һәм тәүлеклек чебешләр белән тулысынча тәэмин итә. Инкубатор йомыркасын башка илләрдән кертү мәсьәләсе карала. Россия Федерациясендә дә бар алар. Бүген без инкубатор йомыркасы белән тәэминатта проблема күрмибез. Бу сорауда аңлау бар», — диде министр Министрлар Кабинетында брифингта.

Кошларны ашату азыгына килгәндә, Марат Җәббаров сүзләренчә, үзебезнең илдә җитештерелүче аналоглар да бар. Ветеринария препаратлары санкцияле товарлар исемлегенә кермәвен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot