news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Игенчелек продукциясе күләмен биш процентка арттыру бурычы тора

Ул үсемлекчелек буенча 2021 ел уңышы өчен төп әзерлек эшләре башкарылганын әйтте.

Марат Җәббаров: Игенчелек продукциясе күләмен биш процентка арттыру бурычы тора
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, 2021 елга игенчелек продукциясе күләмен биш процентка арттыру бурычы куела.

«Үзкыйммәтне киметеп, игенчелек тармагында тулай продукциянең биш процентлык үсешен тәэмин итүне ниятлибез», — дип белдерде министр коллегия утырышында.

«Үсемлекчелек буенча 2021 ел уңышы өчен төп әзерлек эшләре башкарылды. Көзге бөртекле культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән, шуның 435 мең гектарын — көзге бодай, 111,5 мең гектарын — көзге арыш били. Бу мәйданнарның 42% ы оригиналь һәм элиталы орлыклар белән чәчелгән», — диде Марат Җәббаров.

Ул туфракны эшкәртү буенча төп эш 1,8 млн га мәйданда башкарылганын әйтте, шул исәптән 885 мең га тирәнәйтелгән, бу кышкы явым-төшемнәрне уңыш формалаштыруга кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Марат Җәббаров туфракта дымны саклап калу һәм аны максималь рәвештә куллану мөһимлеген искәртте.

Министр уҗым культуралары чәчүлекләренең 17 проценты иминиятләштерелгәнен әйтте. «Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, иминият компанияләре генә зыянны каплаячак», — дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot