Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Хайваннарга паспорт ясау ферма процесслары белән идарәдә файдалы
Авыл хуҗалыгы министры хайваннарның бердәм идентификациясе әһәмиятен әйтте.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында брифингта хайваннарның бердәм идентификациясенә тукталды. «Хайваннарга паспорт ясау ферма процесслары белән идарәдә файдалы», — ди ул.
Ул быел май аенда агросәнәгать тармагын цифрлаштыру кысаларында хайваннарның бердәм идентификациясе гамәлгә кертелгәнен әйтте. Система Арча һәм Балтач районнарында сынала. Фермаларда яңа туган бозауларга тамга тагыла. Июньдә Арчада «Кырлай» агрофирмасында чиплаштыру процессы тикшерелгән.
Бозауларның бер колагына уникаль номер һәм QR-код белән биркалар эленгән. Икенче колагына бердәм мәгълүмати системада теркәлгән электрон чиплар тагылган.
Соңгы теркәү эшләрен районның ветеринария хезмәте башкарган. Хайваннарга ветеринария паспортлары ясалган, анда бөтен мәгълүмат теркәлә. Биркадагы QR-кодка телефонны якын китерүгә хайван паспорты белән танышып була.
«Әлеге яңалык ферма процесслары белән нәтиҗәле идарә итүдә файдалы булачак. Сатып алучы да хайван ите кайда үстерелүен, сәламәтме икәнен белә алачак. Алга таба хайван номерсыз суюга кертелә алмаячак. Арча һәм Балтачта 100дән артык яңа туган бозау Бердәм идентификация системасына кертелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өч меңнән артык бирка сатып алган, алар бозаулар туган саен беркетеләчәк», — диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз