Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров халыкны торак белән тәэмин итүдә алдынгы районнарны атады
«Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасын гамәлгә ашыруга 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасы буенча Татарстанда 315 гаилә торак белән тәэмин ителгән. Торак шартларын яхшыртуда Балтач, Яшел Үзән, Саба, Сарман һәм Кукмара районнары актив катнашкан. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алдынгыларны XV съездда атады.
«Торак шартларын яхшырту буенча чаралар нәтиҗәсендә, 21,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Агросәнәгать тармагы һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә авылда торак төзү һәм сатып алу өчен акча бүлеп бирелде. Бюджет казнасыннан 70 проценты һәм гражданнар акчасы хисабына 30 проценты финансланды», — диде министр.
Ул «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасын гамәлгә ашыруга 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Шул исәптән, федераль бюджеттан 1,3 млрд сумнан артык. «Финанслау күләме буенча Татарстан лидерлар өчлегенә керә», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз