news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Халык күпләп продукция алганга кибет киштәләре бушый

«Сәүдә челтәрләрендә саклау өчен складлар юк. Продукция шикәр куллану исәбеннән чыгып кертелә, ә аны кырып-себереп алып бетергәч, тарату үзәкләреннән сәүдә челтәрләренә китереп өлгермиләр», — диде министр.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кибеттә продукция булмавы халык бик күпләп алуы белән аңлатыла.

#ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында бу хакта Татарстан вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

«Сәүдә челтәрләрендә саклау өчен складлар юк. Продукция шикәр куллану исәбеннән чыгып кертелә, ә аны кырып-себереп алып бетергәч, тарату үзәкләреннән сәүдә челтәрләренә китереп өлгермиләр. Шуңа күрә киштәләр бушый, бу шикәр, он, башка продукциягә дә кагыла», — диде министр.

Аның сүзләренчә, Татарстанда шикәр җитәрлек. «Былтыр Татарстанда 170 мең тоннадан артык шикәр җитештерелде. Ә аның республикада еллык кулланышы 100 мең тоннага якын». — диде. Министр узган елның коры килгәнен искәртеп, дымлы елларда 300 меңләп тонна шикәр җитештергәннәрен әйтте.

Марат Җәббаров республикада сөт җитештерү ел саен арта баруын әйтте. Ит продукциясе буенча да ихтыяҗ юк, республика, Россияне генә тәэмин итеп калмыйлар, экспортка да чыга.

Министр тозга ажиотажны да аңлап бетермәвен әйтте. «Тоз Россиядә җитештерелә, аңа кытлык көтелми», — диде. Аның сүзләренчә, спекулянтларга юл ачмас өчен, продукцияне бер кулга чикле күләмдә сату кертелгән. Бу продукция җитмәгәнлектә түгел, контрактлар үтәлә, бар әйбер дә вакытында китерелә», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100