Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Чит ил техникасы һәм җиһазлары үзебездә дә төзекләндерелә
«Республикада чит ил техникасына 2 меңнән артык төрле деталь җитештерү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә торган предприятиеләр бар, аларда бәяләр уртача 2-3 тапкыр түбән», — диде министр.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, чит ил техникасы һәм җиһазларын үзебездә дә төзекләндерү эше җайга салына.
Авыл хуҗалыгы һзәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, техника паркында чит ил техникасы өлешен әйтсәк, ашлык уру комбайннарының — 29 проценты, терлек азыгы уру комбайннарының — 26 проценты, үзйөрешле чапкычларның — 70 проценты, шикәр чөгендере җыю комбайннарының 75 проценты чит илдән кертелгән.
«Татарстанда тракторларның 10 проценттан артыгы һәм уңыш җыю һәм туфрак эшкәртү машиналарының 30 проценттан артык өлеше чит илдән», — диде министр Хөкүмәт йортында брифингта. Техниканы ремонтлауга ел саен 4,5 млрд сумга якын акча сарыф ителә, шул исәптән 2,7 млрд сумы чит илдән кертелгәннәргә туры килә.
«Запчастьларга бәяләр дә күтәрелде. Үзебезнең "Ростсельмаш"та да техника бәясе 30 процентка диярлек артты. Соңгы ике айда өлгергәннәр техника паркын шактый яңартты. Шушы шартларны исәпкә алып, импортны алмаштыру эше үткәрелә, һәм башка җирдән кертү каналлары эзләнә», — диде Марат Җәббаров.
Министр сүзләренчә, көн саен складларда калдык запчастьлар күләме күзәтелә, эре дилер һәм җитештерүчеләрдә запчастьлар турында гел белешеп торыла. Бүген 4 млрд сумга якын сумлык запас бар, диде министр.
«Республикада чит ил техникасына 2 меңнән артык төрле деталь җитештерү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә торган предприятиеләр бар, аларда бәяләр уртача 2-3 тапкыр түбән», — диде Җәббаров. HORSCH, John Deere, Amazone, Gaspardo, DeLaval кебек брендлар астындагы терлекчелек җиһазларына һәм техникага запчастьләр җитештерү, төзекләндерү эше җайга салынганын искәртте. «Бу мөһим аспект», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз