news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров бушаган техниканы туфракны көзге эшкәртүгә җәлеп итәргә чакырды

Республикада сөрүлекләрне төп эшкәртү эшләре 1 млн гектарда башкарылган – бу планлаштырылган мәйданнарның яртысы.

Марат Җәббаров бушаган техниканы туфракны көзге эшкәртүгә җәлеп итәргә чакырды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Республика авыл хуҗалыкларына тәүлек буе туңга сөрүне оештырырга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Сезонлы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров бүгенге көндә республикада сөрүлекләрне төп көзге эшкәртү эшләре планлаштырылган мәйданнарның яртысында башкарылганлыгын (туфракны no-till нульле эшкәртү технологиясе буенча 107 мең гектар мәйдандагы авыл хуҗалыгы культураларын һәм соңрак җыела торган 132 мең гектардагы көнбагышны исәпкә алмаганда.Т-и иск) әйтте.

«Бу 1 млн гектарга якын, шуның 400 мең гектарына сөрүлек катламын тирәнәйтү үткәрелде», – дип өстәде министр вазифаларын башкаручы.

Марат Җәббаров «30лап район туңга сөреләсе җирләрнең яртысыннан артыгында эш башкарган, калган районнарга да тырышып, киләсе уңышка нигез салырга кирәк», диде. Көзге культуралар чәчү төгәлләнде, механизаторлар һәм техника бушатылды, шуңа да карамастан, без көнгә 30 мең гектар гына эшкәртәбез, гәрчә авыл хуҗалыгы техникасының потенциалы 50 мең гектар эшкәртергә мөмкинлек бирсә дә, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

«Тәүлек буе туфрак эшкәртү техникасын эшләтергә кирәк, һава шартлары безгә бик уңай тора», – дип искәртте Марат Җәббаров
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100