Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Безнең күрсәтмәләр буенча эшләүчеләрнең уңышлары яхшы булды
«Министрлык, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ягыннан да зур эш башкарылды, технологияләр кертү буенча күп эшләнде», — диде министрлык җитәкчесе.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров быел Татарстанда икмәк уңышы өчен күп көч куелганын әйтте. «Кемнәр безнең күрсәтмәләр буенча эшләде, аларның быел уңышлары, киләчәк планнары да яхшы», — дип белдерде Марат Җәббаров «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Югары уңыш алу өчен быел һава торышлары да безнең яклы булды, вакытында кояшы да, яңгыры да булды. Министрлык, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ягыннан да зур эш башкарылды, технологияләр кертү буенча күп эшләнде», — диде Җәббаров.
Ул быел үсемлекчелек продукциясенә бәяләр дә яхшы булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз