Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Басуларда корткычлардан, авырулардан саклауга игътибар юнәлтәчәкбез
«Вакытында чаралар күрмәү уңыш сыйфатына һәм күләменә тәэсир итәчәк», — диде министр.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, быел басуларда яфрактан тукландыру белән бергә, корткычлардан һәм авырулардан саклауга аеруча зур игътибар юнәлтеләчәк. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.
Аның сүзләренчә, бу эш Тукай, Минзәлә, Сарман, Тәтеш районнарында югары дәрәҗәдә оештырылган.
«Бу ел шактый дымлы, бу уңыш формалашкан вакытта вегетация буенча, ким дигәндә, өч тапкыр эшкәртүне сораячак. 3,1 млн га мәйданда чәчүлекләр сакланган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы яфрактан тукландыру белән берлектә саклау чараларын үткәрергә киңәш итә. Һава дымлы булгач, чәчүлекләрдә авырулар һәм корткычлар күп тарала. Вакытында чаралар күрмәү уңыш сыйфатына һәм күләменә тәэсир итәчәк», — диде министр.
Марат Җәббаров яңгырларның күпләп Казан, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чулпан, Чистай, Арчада яуганын искәртте. «Бүген республика басуларында дым запасы 30 мм һәм күбрәк тә», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз